"Ватанны саклаучылар көне" мәктәпкә әзерлек төркеме.
28 января 2016
“Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме”
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат:
1.Балаларда кыю, батыр булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану,патриотик хисләр тәрбияләү.
2.Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөһимлеген аңлату.
3. әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәсбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Әзерлек эшләре
-шигырьләр, җырлар,биюләр өйрәнү.
-слайдлар карау(хәрбиләрнең киемнәре, эмблемалары... танышу)
-төсле кәгазьдән һәм картонна әтилргә бүләкләр ясау.
-залны шарлар, чәчәкләр белән бизәү.
-“Әтием иң якын кешем” темасына фото күргәзмә әзерләү.
-“Ватанны саклаучылар “ темасына балалар һәм әти әниләр белән берлектә иҗади рәсемнәр ясау.
Балалар бүлмә буйлап маршировкалыйлар(Совет Армиясе маршы Салих Сәйдәшев музыкасы)
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек –саулык, озын гомер, җан тынычлыгы,гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
Капитанмы йә сержант
Барсының да исеме
Дөнья бер ул- солдат.
Җирне, илне саклаучы
Сине мине һәркемне
Усаллардан яклаучы
Аямыйлар үз-үзен:
Беләкле,йөрәклеләр,
Ихтиярлы һәм түзем.
Хәтәр сугыш утынна,
Батыр һөнәр иясе
Китә туган йортыннан.
Җыр: “
Бар дөнья балкып торсын
Әти бәйрәме икәнен
Әни дә белеп торсын,
Әни дә көлеп торсын.
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Аны бар да ярата
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата
Минем әтине эшендә
“Универсал” ул диләр
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эш тә диләр.
Солдатта хезмәт иткән
Әле егет чагында
Торган ватан сагында
Тасма тактым җиңемә
Йолдызлы бүрек кидем
Мин солдат булдым дидем.
Җыр:”Әтием белән бергә”
А.б. Ә хәзер, балалар, әйдәгез,без сезенең җитезлегегезне,кыюлылыгыгызны сынап карыйбыз.
(балалар командаларга бүленәләр, исем сайлыйлар,ярыш үткәрелә)
А.б.Әйдәгез алы балалар әтиләрегезнең дә осталыгын, җитезленген сынап карыйк.Уйнарга әтиләребезне чакырабыз.
1.”Сазлык аша чыгу” Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм кире йөгереп килеп иптәшеңә бирергә кирәк.ул уенны дәвам итә.
2.”Адымнар” Бала әтисенә карап аяклары белән аның аякларына баса,әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.
3.”Кем җитезрәк” Тутыргычларны кем беренче һәм зуррак тутыра.
4.”Кем күбрәк ясый”(отжимание ясау)
5. “Кем беренче танкка барып җитә” Ике тасма бәйләнгән таяк уртасына уенчык танк эленә. Команда буенча ике әти ике яктан чорный. Кем беренче килеп җитә шул җиңүче була.
А.б. Кызлар башкаруында җыр “Тынычлык”
Әтием кебек мин дә
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көн дә
Бернәрсәдән курыкмыйм мин
Аның сүзе миңа закон
Әтиемне тыңлыйм мин.
На это есть причина
Вчера сказал мне папа
Что он и я муңщины
Мужщины не бояться
Без мамы оставаться
Мужчины закаляются
И спортом занимаются.
Шундый рәхәт күңелле
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләр килде.
Гаиләнең йөрәге
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
“Әйе-юк” уены.
-Самалетны кем йөртә, матросмы?
-Саматетны кем йөртә,очучымы?
-Корабльны кем йөртә,очучымы?
-Корабльны кем йөртә,матросмы?
-Танкны ке йөртә матросмы?
Җыр:” Бравые солдаты”
Үсеп җитәрбез әле
Татарстан дәүләтенә
Хезмәт итәзрбез әле.
Әти дә солдат булган
Зур абый да солдат булыр
Ил чикләрендә торыр
Утлар ,сулар кичәрбез
Илебезне саклар өчен
Батыр булып үсәрбез.
Ни кирәксә шул әзер
Солдат булу шулай ул
Өйрәнгәч бик уңай ул
“Моряклар” биюе.
Арып кайткан чагында
Йөгереп кенә йөримен
Әтиемнең янында.
Бар эшкә дә булганнар
Менә шундый әтиләр
Шундый булган егетләр.
Киямен дә башыма
Мин дә солдат булдым дип
Басам көзге каршына
Аннан шык-шык атлап
Чыгып китәм урамга
Малайлар белән бергәләп
Солдат булып уйнарга.
Барлык өйләргә
Әтиләрнең.бабайларның
Абыйларның, малайларның
Зур бәйрәме булганга.
Балалар үзләренең кул эшләрен әтиләренә бүләк итәләр.
“Күмәк бию”(балалар әтиләрен татар биюенә чакыралар.
А.б.Һәр туган таң җирдә тыныч булсын
Имин булсын иде дөньялар
Аяз күгебезне болыт капламасын
Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
Бәйрәм кичәбез тәмам,игътибарыгыз өчен рәхмәт.